Яшел Үзәннең "Волонтер" үзәге активистлары акция үткәрделәр

2015 елның 2 декабре, чәршәмбе

Яшел Үзәннең "Чишмә" гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәге карамагындагы балалар өчен үзәк хезмәткәрләре һәм  "Волонтер" үзәге активистлары "Сказкотерапия" акциясе оештырдылар. 

Мөмкинлекләре чикле балаларга "Маша и Медведь" курчак театры күрсәттеләр. Яшь тамашачылар зур кызыксыну белән әкият геройлары артыннан күзәтте. 

Балалар һәм аларның әти-әниләре акцияне югары бәяләде, оештыручыларга рәхмәтләрен җиткерде. 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International