Лаешның реабилитация үзәге карамагындагылар суда ярышалар

2015 елның 2 декабре, чәршәмбе

Шушы көннәрдә инвалидлар декадасы кысаларында Лаешның  мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тенәкләндерү үзәге "Без – дельфиннар" дип исемләнгән спорт ярышы оештырды.

Үзәк карамагындагылар спорт эстафеталарда туплар, йөзү җиһазлары белән көч сынашты.

Оештыручылар билгеләп үткәнчә, судагы күнегүләр балаларда уңай хисләр тудыра, спортка кызыксыну арттыра. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International