Шушы көннәрдә инвалидлар декадасы һәм Әниләр көне кысаларында “Бәхет остаханәсе" клубы җитәкчесе Светлана Елисова һәм аның командасы Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында булып кайтты.
Биредә яшәүчеләр өчен алар бәйрәм табыны әзерләде, бүләкләр тапшырды. Клуб балалары концерт программасы тәкъдим итте, өлкәннәргә үз куллары белән ясаган рәсемнәрне тапшырды.
Интернат-йорт белгечләре барлык чарада катнашучыларга, аны оештыручыларга рәхмәтләрен җиткерде.