Биектау районында “Йөрәктән йөрәккә” хәйрия марафоны узды

2015 елның 3 декабре, пәнҗешәмбе

Бүген Биектау Мәдәният Йортында инвалидлар көненә багышланган "Йөрәктән йөрәккә" хәйрия марафоны узды.

Әлеге чара "Биектау" хәйрия фонды, район социаль яклау, "Өмет" халыкка комплекслы хезмәт күрсәтү бүлекләре, "Биектау ТВ", "Балкыш" балалар иҗаты йорты тарафыннан, Биектау районы башлыгы Рөстәм Кәлимуллин ярдәме белән оештырылды.

Очрашуда инвалид балалар тәрбияләүче гаиләләр катнашты. Аларга матди ярдәм һәм оештыручылардан кыйммәтле бүләкләр тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International