Инвалидлар декадасы кысаларында Минзәләнең "Умырзая" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә ата-аналар белән традицион очрашу узды.
Чарада халыкны социаль яклау бүлеге, пенсия фонды, үзәк район хастаханәсе вәкилләре чыгыш ясады. Ата-аналар үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар алды.
"Умырзая" үзәге белгечләре мастер-класслар рәвешендә гамәли дәресләр, социаль хезмәтләр күрсәтү буенча презентацияләр күрсәтте.
Очрашу ахырында ата-аналар мондый чараларны ел саен үткәрергә кирәк дигән фикергә килде.