Шушы көннәрдә Бөгелмәнең "Возрождение" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге педагог-психологы стресска каршы торуны формалаштыру буенча тренинг үткәрде.
Чарада мөмкинлекләре чикле балалар тәрбияләүче ата-аналар катнашты. Дәрес барышында алар психотерапевтик техникалар белән танышты, үз-үзеңне кулда тоту күнекмәләрен өйрәнде.
Тренинг нәтиҗәләре ата-аналарны да, чараны оештыручыларны да сөендерде.