Бүген Әлмәтнең социаль яклау идарәсе Халыкара инвалидлар көненә багышланган тантаналы чара оештырды.
Чарада Татарстан Республикасы Президенты каршындагы эшкуарларның хокукларын яклау вәкиле Тимур Нагуманов, район башлыгы урынбасары Наҗия Хәйдәрова, Әлмәт социаль яклау идарәсе башлыгы Кадрия Гыйматдинова катнашты.
Алар билгеләп үткәнчә, республика һәм шәһәр җитәкчелеге мөмкинлекләре чикле кешеләрнең көнкүреш шартларын яхшырту өчен зур эшләр башкара.