Казанның комплекслы үзәге карамагындагылар өчен тернәкләндерү-күңел ачу чарасы оештырдылар

2015 елның 3 декабре, пәнҗешәмбе

Инвалидлар декадасы кысаларында Казанның гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре “Әкияттә кунакта” тернәкләндерү-күңел ачу чарасы оештырды. Биредә мөмкинлекләре чикле балалар тәрбияләүче гаиләләр катнашты.

Учреждение белгечләре кунакларны тылсымлы әкияти дөньяга чакырды.

Балалар әти-әниләре белән бергә төрле табышмакларга җавап эзләде, конкурсларда катнашты, җырлар җырлады һәм биеде.

Чара катнашучыларда онытылмаслык хисләр һәм тәэсирләр калдырды. Һәр балага бүләк тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International