Арча һәм Әтнә районнары буенча Пенсия фонды Идарәсенең коллективы инвалидлар ункөнлеге кысаларында "Инвалид балага ярдәм ит" акциясе оештырды.
Хәйрия чаралары вакытында җыелган уенчык, китап һәм кием-салымнар Арчаның халыкка социаль хезмәт күрсәтүче "Мәрхәмәтлек үзәге" карамагындагы мөмкинлекләре чикле балаларга таратылды.
Үзәк директоры Руфия Баһаветдинова Пенсия фонды Идарәсе җитәкчесе Гөлназ Ибатуллинага һәм бөтен коллективка ярдәмнәре өчен рәхмәтен җиткерде.