Яңа Троицк урта гомуми белем бирү мәктәбендә "Син хокуклы" дигән темага түгәрәк өстәл узды. Әлеге чара балаларга хокукый ярдәм итү көне кысаларында оештырылды.
Чарага Әлмәтнең социаль яклау бүлеге җитәкчесе, ЮХИДИ хезмәте вакилләре, прокурор ярдәмчесе, балигъ булмаганнар эшләре буенча инспектор, Тукай районының "Шәфкать" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре һәм мәгариф бүлеге хезмәткәрләре чакырулы иде.
Чыгыш ясаучылар балигъ булмаганнарга аларның хокуклары һәм бурычлары турында аңлатты.
Чарада катнашучыларга файдалы мәгълүматлар белән буклетлар таратылды.