Инвалидлар декадасы кысаларында Бөгелмәнең "Возрождение" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге 38нче номерлы балалар бакчасы белән берлектә “Алтын умырта” спорт бәйрәме оештырды.
Күңелле аниматорлар балалар өчен ярышлар оештырдылар. Алар кар атышлы уйнады, чаңгыда шуды, аркан тартты.
Яшь спортчыларга оештыручылар татлы бүләкләр тапшырды.