Бүген Яшел Үзәннең "Метеор" спорт-сәламәтләндерү комплексында инвалидлар декадасына багышланган спорт-күңел ачу чарасы узды.
Әлеге бәйрәмне"Безбергә" ата-аналар иҗтимагый оешмасы, "Нур" хәйрия фонды белән берлектә, Яшел Үзән районы башкарма комитеты ярдәме белән оештырды.
Чарада инвалид балалары булган гаиләләр катнашты.
"Нур"фонды барлык балалар өчен бүләкләр әзерләгән иде, ә "Метеор" комплексы җитәкчеләре барлык гаиләләргә һәм волонтерларга бассейнга абонементлар тапшырды.