Министрлыкта формаль булмаган мәшгульлекне киметү буенча киңәшмә узды

2015 елның 2 декабре, чәршәмбе

Бүген Министрлыкта видоконференция режимында муниципаль берәмлекләрнең башкарма комитет җитәкчеләре, Федераль салым хезмәте Идарәсенең ТР буенча территориаль органнар, ТР буенча Пенсия фонды бүлеге, ТР буенча РФ социаль иминиятләштерү Фондының җирле бүлеге, ТР буенча РФ прокуратурасы органнары, территориаль социаль яклау органнары һәм эш белән тәэмин итү үзәкләре вәкилләре катнашында киңәшмә узды.

Очрашуда хезмәт хакы буенча бурычларын кайтару мәсьәләсе буенча сораулар күтәрелде.  Шулай ук игътибар формаль булмаган мәшгульлекне киметү буенча эш барышы һәм мәҗбүри пенсия иминиятләштерүенә иминият кертемнәрен арттыру турында сүз барды. 

Киңәшмәдә Алабуга, Түбән Кама, Мамадыш, Балык Бистәсе һәм Әгерҗе районнары башкарма комитет вәкилләре чыгыш ясады. 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International