Казанның халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләре вакансияләр ярминкәсенә чакыра

2015 елның 2 декабре, чәршәмбе

Иртәгә Казанның халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре тарафыннан шәһәрнең вакантлы эш урыннары ярминкәсе узачак. Чарада барлык теләүчеләр, шул исәптән физик мөмкинлекләре чикле гражданнар катнаша алачак. 

Ярминкә барышында 37 шәһәр предприятиеләре катнашыр һәм 1000нән артык вакантлы эш урыннары тәкъдим итәр дип көтелә.

Катнашучыларга халыкны эш белән тәэмин итү, дәүләт гарантияләре, эш урыннары булдыру, инвалидларны пенсия белән тәэмин итү мәсьәләләре буенча консультация хезмәте күрсәтеләчәк. 

Чара Химиклар мәдәният сараенда Хөсәин Ямашев проспекты, 1 йорт адресы буенча узачак. 

Башлана 10:00.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International