1 декабрь көненә республиканың халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләрендә 15738 эшсез кеше теркәлгән. Бу үткән атнага караганда 46 кешегә күбрәк. Эшсезлек дәрәҗәсе бүгенге көндә 0,01 процент пунктына арткан.
Республиканың эш белән тәэмин итү үзәкләренә эш бирүчеләр тарафыннан тәкъдим ителгән вакансияләр саны 28527гә тиң, соңгы атнада гына да оешмалар 1563 эш урыны ачык дип белдергән.
Хисап атнасы барышында исә 849 кеше эшсез дип танылган. Эшләреннән азат ителүчеләрнең 426сы хезмәт вазыйфаларын үз теләкләре белән калдырып киткән. 48 кеше оешма таралу яки штат кыскартылу сәбәпле эшсез калган.