Оештыручылар мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен җылы сүзләр әйтте. Директор Е. Четырчинская интернат-йортта яшәүче һәр кешенең әһәмияте зур икәнен ассызыклады. Өлкәннәр һәм инвалидлар өчен барлык шартлар тудырырга, аларның теләкләрен тормышка ашыруда ярдәм итәчәген белдерде ул.
Бәйрәм концертында интернат хезмәткәрләре һәм яшь инвалидлар катнашты.