Кама Тамагы «Богородский рай» үзәгендә Әниләр көненә багышланган чара узды

2015 елның 1 декабре, сишәмбе

Кичә Кама Тамагы «Богородский рай» халыкка социаль ярдәм күрсәтү комлпекслы үзәгендә гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре Гөлназ Хөснетдинова һәм Әминә Зәйнуллина Әниләр көне уңаеннан «Без булган өчен рәхмәт сезгә, әниләр!» дигән чара уздырды.

Бәйрәмгә төрле категорияле гаиләләрдән әниләр һәм балаларны чакырдылар. Алар оештыручылар тәкъдим иткән уен-бәйгеләрдә теләп катнаштылар.

Бәйрәмгә килгән кунаклар өчен чәй өстәле әзерләделәр, истәлекле бүләкләр тапшырдылар. Әниләр һәм балалар оештыручыларга ихлас рәхмәт сүзләре җиткерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International