Шушы көннәрдә Әлки «Забота» халыкка социаль ярдәм күрсәтү комлпекслы үзәгенең социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе белгечләре «Һәрвакыт булсын әни» дип аталган бәйрәм кичәсе үткәрде.
Кызыклы уеннарында балалар гына түгел, әниләр дә катнашты. «Ботка пешерәбез» пешекчеләр бәйгесендә Пимурзиннар гаиләсе җиңде, «Аңлатмалыклар» уенында Шубиннар иң җитезләре булды.
Әниләргә багышланган шигырьләр бәйгесендә барлык тәрбияләнүчеләр дә катнашты. Лера Мизюкова һәм Эльнара Пешехонова бәйрәм уңаеннан кунаклар өчен җырлар башкарды.