Чирмешән интернат-йортында инвалидлар декадасы башланды

2015 елның 1 декабре, сишәмбе
Чирмешән районының өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында инвалидлар декадасы башланып китте.

Бүген интернатта икенче санлы Чирмешән мәктәбе укучылары концерт программасы белән чыгыш ясадылар. Балалар өлкәннәрне җырлар һәм шигырьрәр белән сөендерде.

Интернат-йортта яшәүче өлкәннәр һәм инвалидлар балаларга рәхмәт белдерделәр. Укучылар исә өлкән буынга тагын кунакка килергә сүз бирделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International