Шушы көннәрдә Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы Татарстан Республикасының югары һәм махсус урта уку йортларында белем алучылар белән очрашу үткәрде. Әлеге очрашуда дәүләт хезмәтенең максаты, бурычлары, эчтәлеге, коррупциягә һәм башка хокук бозуларга каршы тору турында сүз барды.
Министрлык исеменнән очрашуда министр урынбасары Клара Таҗетдинова һәм дәүләт хезмәте һәм кадрлар бүлегенең әйдәп баручы белгече Рөстәм Фәйзуллин катнашты.
Чара барышында укучылар үзләрен кызыксындырган сорауларга җавап алды, Министрлык эшчәнлеге белән танышты.
Әлеге очрашу "2014 – 2016 елларга Татарстан Республикасында дәүләт һәм муниципаль хезмәтен үстерү" һәм Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне кысаларында үткәрелде.