Яр Чаллының "Асылташ" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр шәһәрнең 56нчы номерлы янгын бүлегендә булып кайттылар.
Биредә балаларны янгын сүндерү машинасы каршы алды. Аның алдында алар күмәкләшеп фотога төште. Анан соң балалар янгын сүндерүчеләрнең эше турында тыңлады, костюмнарын киеп карады.
Очрашу ахырында балалар әлеге һөнәрнең катлаулы һәм җаваплы икәнен аңлады. Тәрбияләнүчеләр оештыручыларга зур рәхмәтләрен җиткерде.