Кичә Алабугада инвалидлар белән эшләүче белгечләрне укыту узды. Монда социаль инфраструктура объектлары һәм хезмәтләре белән файдалануга бәйле сораулар күтәрелде.
Очрашуда сәламәтлек саклау, мәдәният, социаль яклау, мәгариф, даруханә системасы, авыл җирлекләре башлыклары, шулай ук эшмәкәрләр, халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү вәкилләре катнашты.
Үзенең чыгышында ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Ирина Просвирякова 419нчы номерлы яңа "Инвалидлар хокуклары турындагы Конвенцияне ратификацияләү белән бәйле рәвештә инвалидларны социаль яклау мәсьәләләренә буенча Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү хакында"гы канун белән таныштырды. Ул үз көченә 2016нчы елның 1 гыйнварыннан керә.