Бүген Яшел Үзән халыкны эш белән тәэмин итү үзәге эшче төркем әгъзалары үзмәшгульлек оештыру өчен дәүләт финанс ярдәме алган гражданнар янында булып кайттылар.
Үзәк белгечләре ачкычлар күчерелмәләрен ясау буенча эшкуарлык эшчәнлеге белән таныштылар. Шулай итеп, сатып алынган җиһазлар һәм материаллар өчен чыгымнар бизнес-планда күрсәтелгән чыгымнарга туры килгәнлеген һәм хисап тапшыру сроклары сакланганны ачыкладылар.