Алабугада "Чыгарылыш сыйныф укучысы - 2016" уку урыннары ярминкәсе узды

2015 елның 17 ноябре, сишәмбе

Шушы көннәрдә Алабуга мәдәният сараенда 9 һәм 11 сыйныф укучылары өчен  "Чыгарылыш сыйныф укучысы - 2016" һөнәри юнәлеш бирү акциясе кысаларында уку урыннары ярминкәсе оештырылды. 

Ярминкәдә барлыгы 8 урта һәм югары һөнәри белем бирү уку йортлары катнашты. Әлеге уку йортлары үзләренең экспозициясен тәкъдим итте һәм мәгълүмати буклетлар әзерләгән иде. 

Югары һәм урта белем бирү уку йортлары вәкилләре абитуриентларда кысыксыну уятып, укыту өстенлекләре, шартлары хезмәт базарындагы таләпләр белән танышытрды. 

Ярминкәдә якынча 700 өлкән сыйныф укучысы катнашты.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International