Бүген Әлмәтнең "Татнефть" кадрлар әзерләү үзәгендә "Профессионал көне" оештырылды
Чараны оештыручылар Әлмәтнең халыкны эш белән тәэмин итү үзәге һәм информацион технологияләр техникумы. Бәйрәм көнен үзәк җитәкчесе Минсәгыйть Насертдинов һәм техникум директоры Зөлфия Мостафина ачып җибәрде.
Чара кысаларында, 4нче һәм 16нчы номерлы 45 мәктәп укучысы уңышлы эшче инженерлар белән очрашты.
Шулай ук мәктәп укучылары өчен "Татнефть" кадрлар әзерләү үзәге буенча экскурсия оештырылды, "химия анализы лаборанты", "бурильщик" һәм башка мастер-класслар үткәрелде. Очрашу профессиональ ориентлаштыру уеннары белән тәмамланды.