3 ноябрь көненә республикада эшсезләр саны 15703 кеше. Узган атнага караганда бу 151 кешегә кимрәк. Шулай итеп, эшсезлек дәрәҗәсе 0,76% тәшкил итә. Эш белән тәэмин итү үзәкләрендә 31836 вакантлы урын теркәлгән. Узган атнада гына оешмалар 1616 вакантлы эш урыннары тәкъдим иткән.
28 октябрьдан алып 3 ноябрьга кадәр вакыт аралыгында 775 кеше эшсез дип танылган. Алар арасында 389 кеше үз теләге белән эштән киткән булса, 37 кешенең эштән китүенә исә оешма бетү яки кыскартылу сәбәп булган.