Кичә Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан Алабуганың өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында төрле чаралар узды. Концерт программасы белән шәһәрнең "Иллюзион" халык коллективы чыгыш ясады. Шулай ук Хәтер музеена экскурсия оештырылды.
Бәйрәм уңаеннан интернат-йорт хезмәткәрләре "Халык – ул без!" музыкаль күңел ачу программасы да эзерләде. Чарада ЕМР пенсионерлар, ветераннар һәм инвалидлар берләшмәсе әгъзалары, мәктәп һәм политехника көллияте укучылары, Алабуганың иҗат коллективлары, Күзәтчелек советы әгъзалары да катнашты.
Алабуганың интернат-йорт карамагындагылар һәм хезмәткәрләр чараларда катнашучыларга чиксез рәхмәтен җиткерә.