"Торак-2015" һәм янгын чыгыну кисәтү операциясы кысаларында Әтнәнең "Изгелек" халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге хезмәткәрләре күзәтчелек эшчәнлеге хезмәткәрләре белән берлектә районның имин булмаган гаиләләренә профилактик рейдлар оештырды.
Күзәтчелек эшчәнлеге хезмәткәрләре аз керемле, күп балалы гаиләләргә янгын сүндерүче җиһазлары һәм янгын сигнализациясе датчиклары тапшырды. Белгечләр янгын куркынычсызлыгы, йортта җылыту җиһазлары белән куллану кагыйдәләрен искәртте.
Профилактик төркем әгъзалары консультация генә үткәреп калмыйча, төгәл практик рекомендацияләр бирде, тематик листовка һәм брошюралар тапшырды.