Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы хезмәткәрләрнең хокукларын саклау, вакытында һәм тулысынча аларга хезмәт хакы түләү буенча эшчәнлеген дәвам итә.
Соңгы бер ай барышында хезмәт хакы түләү буенча башкарылган эш нәтиҗәләренә караганда, республикада транспорт өлкәсендә хезмәт күрсәтүче эре предприятие хезмәткәрләре алдында бурычларын кайтарып, 133мең сум хезмәт хакы түләгән.
Бу юнәлештә министрлык эшчәнлеген дәвам итә.