4 ноябрьдә Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы тарафыннан МЕГА Сәүдә үзәгендә махсуслаштырылган учреждениеләрендә, күп балалы һәм мохтаҗ гаиләләрдә тәрбияләнүче балалар өчен “Иҗат иле” акциясе уздырылды.
Балаларны концерт программасы, океанариумага сәяхәт, иҗади остаханәләрдә һәм уен мәйданчыкларында күңел ачу көтә. Моннан тыш, балалар өчен бушлай тимераякта шуу һәм тәмле төшке аш оештырылачак.
Ачу тантанасы һәм бәйрәм концерты 12дән 13 сәгатькә кадәр дәвам итәчәк. Уен мәйданчыклары сәгать 11дән алып 12гә эшләячәк.