Министрлык 4 һәм 6 ноябрь бәйрәм яллары хакында хәбәр итә

2015 елның 3 ноябре, сишәмбе

 Оешма һәм предприятиеләр хезмәткәрләренең күпсанлы мөрәҗәгатьләре белән бәйле рәвештә Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы хәбәр итә.

 

Россия Федерациясе Хезмәт кодексының 112 статьясы нигезендә,  4 ноябрь – Халыклар бердәмлеге көне  - ял көне булып санала.

 

Татарстан Республикасының 448-XII номерлы "Бәйрәм көннәре һәм истәлекле даталар турында" Закон нигезендә, 6 нчы ноябрь – Татарстан Республикасы Конституциясе көне шулай ук ял көне.

 

Россия Федерациясе Хезмәт кодексының  95нче маддәсе нигезендә 2015 елның 3 һәм 5 ноябрь бәйрәм алды көннәрендә эш вакыты бер сәгатькә кими. 

Шул рәвешле, 2015 елның 4 һәм 6 ноябрь бәйрәм көннәрендә Татарстан Республикасында ял көннәре.



ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International