Лаешның мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә балаларны компьютер грамоталылыгы нигезләренә өйрәтәләр.
Дәресләр атнасына биш тапкыр "Компьютер әлифбасы" программасы буенча үтә. Дәресләрдә балалар документлар ясый, текстлар җыя. Шулай ук интернет киңлегендә кирәкле мәгълүматны табарга өйрәнә.
Балаларны компьютер нигезләренә укыту мөмкинлеген ААҖ "РИТЭК" социаль һәм мәдәни проектлар конкурсы тудырды. Социаль проектны тормышка ашыру нәтиҗәсендә балаларны компьютер нигезләренә укыту буенча компьютер классы махсуслаштырылды.