Шушы көннәрдә Биектауның "Өмет" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге хезмәткәрләре “Йөрәк белән җылытылган өмет” дигән акция оештырдылар. Әлеге чараның максаты аз керемле гаиләләргә ярдәм күрсәтүдән гыйбарәт.
Бу көнне чарага килүче гражданнар үзләре һәм үзләренең гаиләләре өчен Биектауда узган хәйрия акциясендә җыелган кием-салымны алып кайта алды.