Алабуганың "Ышаныч" үзәге пенсионерлары скандинавча җәяү йөрү техникасын өйрәнде

2015 елның 22 октябре, пәнҗешәмбе

Шушы көннәрдә Алабуганың “Ышаныч” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге хезмәткәрләре парклар һәм скверлар елы кысаларында өлкәннәр һәм инвалидлар өчен кызыклы чара үткәрделәр.

Өлкән яшьтәге гражданнар биредә скандинавча җәяү йөрү техникасын өйрәнде. Башта пенсионерлар инструктор ярдәме белән эшләсә, аннары үзләре генә әлеге тернәкләндерү ысулын күрсәтә алдылар.

Үзәк белгечләре билгеләвенчә, скандинавча җәяү йөрү алымы өлкән яшьтәгеләргә физик, психоэмоциональ хәлләрен яхшыртырга, бер-берсе белән аралашырга мөмкинлек тудырды. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International