Министр Эльмира Зарипова пресс-конференциядә катнашачак

2015 елның 22 октябре, пәнҗешәмбе
Иртәгә сәгать 10.00 да "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгында "Россиядә эш" гомумроссия мәгълүмати-аналитик системаның вакансия базасына багышланган пресс-конференция узачак. Бу чарада Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова катнашачак.
 
Пресс-конференциядә түбәндәге мәсьәләләр турында фикер алышачаклар: Татарстанда эш бирүчегә гомумроссия вакансия базасына ничек кушылырга? Яңа гомумроссия платформасында уникаль программа ничек тормышка ашырыла? Күбрәк эш урыннары кайда? Бөтенроссия базасы мәгълүматлары буенча иң кирәкле һөнәр нинди?Татарстан халкы база белән файдаланып Россиянең башка төбәкләрендә эш таба аламы? һ.б.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International