Шушы көннәрдә Бөгелмәнең "Возрождение" балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә "Ак торналар" дип аталган әдәби бәйрәм оешырылды.
Әлеге чарада укучылар Дагестан язучысы Расул Гамзатовның иҗаты белән танышты. Аннары үзәк карамагындагылар аның Бөек Ватан сугышы турында шигырьләрен сөйләде. Әдәби бәйрәм барышында балалар хәзерге заман җәмгыятендә дуслык һәм толерантлык кебек мөһим проблемалар турында сөйләште.
Бәйрәм ахырында балалар әти-әниләре белән бергә ак кәгазьдән торналар ясады.