Азлап һәм күпләп сату өлкәсеннән 103 кеше эшсез дип танылган

2015 елның 21 октябре, чәршәмбе

14-20 октябрь вакыт аралыгында республикада иң күп эштән китүчеләр азлап һәм күпләп сату өлкәсендә - 103 кеше, шулай ук эшкәртү җитештерү өлкәсендә - 90 кеше.

Икътисадый эшчәнлек төрләре буенча караганда, эшсез дип танылучылар саны түбәндәгечә билгеләнә:

белем бирү – 60, күчемсез мөлкәт белән операцияләр тармагыннан – 41, транспорт һәм элемтә өлкәсеннән – 42, энергетика тармагыннан – 12, коммуналь хезмәтләрдән – 41, сәламәтлекне саклаудан – 29, төзелештән – 40, авыл хуҗалыгыннан – 25, дәүләт хезмәтеннән – 28, финанс эшчәнлегеннән – 43, кунакханә бизнесыннан – 16, файдалы казылмалар табудан – 9 кеше.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International