Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы "Мәгълүмати технологияләр, техник хезмәт күрсәтү һәм куллану, автоматлаштырылган системаларны, мәгълүмати куркынычсызлыкны тәэмин итү бүлеге әйдәп баручы белгеч" вакантлы вазыйфасына конкурс игълан итә.
Квалификацион таләпләр: югары белем, дәүләт хезмәтенең өлкән яки кече төркемендә ким дигәндә бер ел эш стажы, яисә белгечлек буенча кимендә ике ел эш стажы.
Хезмәт урыннары турында тулырак мәгълүмат федераль дәүләт мәгълүмат системасының “Федераль идарәче кадрлар порталы”нда урнаштырылган http://gossluzhba.gov.ru/.
Документлар агымдагы елның 21нче октябреннән алып 10 ноябрьгә кадәр Казан шәһәре, Волгоград ур, 47 йорт адресы буенча кабул ителә (тел. 557-20-16, 557-20-17).
Конкурс комиссиясе утырышы якынча 2015 елның 24нче ноябренә билгеләрнәгән.