Түбән Каманың “Веста” үзәгендә тәрбияләнүчеләр белән чара оештырдылар

2015 елның 20 октябре, сишәмбе

Бүген балигъ булмаганнар арасында караучысыз калуны кисәтү буенча профилактика чаралары кысаларында Түбән Каманың "Веста" гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге социаль педагогы Әлфия Хөснетдинова һәм социаль эш буенча белгеч Любовь Горюшева карамакта торучы яшүсмерләр өчен "Эвакуация юлларын билгеләүче тамгалар" дип исемләнгән чара оештырды.

Дәрес башында балалар арасында янгын сәбәпләре һәм аның нәтиҗәләре турында сорау-җавап үткәрелде. Аннан соң барлык катнашучылар бергәләшеп янгын чыккан очракта үтәргә кирәкле кагыйдәләрне кертеп белешмәлек ясадылар.

Ахырында катнашучылар ут белән кулланганда сак булырга кирәк дигән уртак фикергә килделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International