Яшел Үзән халыкны эш белән тәэмин итү үзәге хезмәткәрләре төзәтү колониясендә консультация уздырдылар
Шушы көннәрдә Яшел Үзән халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенең мобиль офис хезмәткәрләре 5нче номерлы төзәтү колониясендә булып каттылар. Анда алар азат итүгә әзерләнүче затлар белән мәгълүмат-белешмә консультацияләр оештырды.
Әлеге затларга хезмәт базары, шәһәр һәм район предприятиеләрендә, оешмаларында булган вакансияләр, эшсез гражданнарны укыту буенча мәгълүмат бирелде.
Киләсе очрашу 2016 елның гыйнвар аена планлаштырылган.