Министрлык вәкилләре Яр Чаллының халыкны эш белән тәэмин итү үзәге эшчәнлеген тикшерәчәк

2015 елның 20 октябре, сишәмбе

19ыннан алып 30нчы октябрьга кадәр Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының вәкаләтле вәкилләре тарафыннан  Тукай районының Яр Чаллы халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенең  халыкны эш белән тәэмин итү буенча дәүләт гарантияләрен үтәү, инвалидларны эшсез сыйфатында теркәү буенча эшчәнлеген тикшерә.

Әлеге тикшерү Россия Федерациясенең "Халыкны эш белән тәэмин итү турында" Законы һәм башка норматив хокукый актлар нигезендә мәшгульлек үзәгенең эшчәнлеген яхшырту максаты белән башкарыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International