"Җылылык" янгын-профилактик һәм көзге-кышкы чорда янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү операция кысаларында Нижневязовский авыл җирлегендә ведомствоара рейд үткәрелде.
Чарада "Родник" гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәге белгечләре, Башкарма комитет, массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре, күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге инспекторлары катнашты. Тикшерүчеләр күпбалалы гаиләләр, мич белән җылыту каралган йортта яшәүчеләр янында булдылар. Ата-аналар һәм балалар белән җылыту сезоны барышында янгын куркынычсызлыгын саклау турында профилактик әңгәмәләр үткәрелде, коткару хезмәтләре номерлары кертелгән белешмәлекләр таратылды.