Яшел Үзәндә “Интернет-долголетие” проектын гамәлгә ашыру дәвам итә

2015 елның 13 октябре, сишәмбе

Шушы көннәрдә Яшел Үзәннең халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә "Интернет-долголетие" проектын гамәлгә ашыру кысаларында компьютер нигезләренә өйрәтү буенча курслар ачылды. Бу курсларга пенсиядәгеләр һәм пенсия алды яшендәгеләр йөри. Укыту “Икътисад, идарә итү һәм хокук институты”ның Яшел Үзән филиалында үтә. Биредә 18 кеше белем ала.

Хәзерге вакытта 2016 елга гаризалар кабул ителә. Барлык теләүчеләргә халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенә түбәндәге адрес буенча мөрәҗәгать итәргә кирәк: Яшел Үзән шәһәре, Татарстан урамы, 1 йорт, 18 бүлмә. Үзең белән паспорт һәм пенсия таныклыгы булу мәҗбүри.

Белешмәләр өчен телефон (884371)56492.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International