Эльмира Зарипова "Социаль бердәмлек. Ачык җәмгыять. Тигез мөмкинлекләр" III Халыкара форумда катнашачак

2015 елның 12 октябре, дүшәмбе

Губернатор Сергей Морозов һәм Россиянең социаль педагог һәм социаль хезмәткәрләр берлеге тарафыннан башлап җибәрелгән чара төбәктә 16–17 октябрь көннәрендә узачак.

Форумда РФ хезмәт һәм социаль яклау Министрының беренче урынбасары Алексей Вовченко, социаль педагоглар һәм социаль хезмәткәрләр Берлеге Президенты Антонина Дашкина, Федерация Советының социаль сәясәт Комитеты Рәисе Валерий Рязанский, социаль мәгълүмат Агентлыгы директоры Елена Тополева-Солдунова, ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау Министры Эльмира Зарипова, шулай ук Сингапур һәм Бөекбритания социаль эшләр Глобаль институты вәкилләре Морин Далей һәм Джуди Хардмэн катнашыр дип көтелә.

Форум якынча 250 эксперт җыер дип планнаштырыла, алар арасында Хезмәт һәм социаль яклау Министрлыгы, Россия Федерациясе региональ хакимият органнары, социаль хезмәткәрләр һөнәри бергәлекләре, шулай ук иҗтимагый һәм социаль юнәлешле оешмалар вәкилләре.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International