Минзәләнең балалар һәм яшүсмерләр өчен “Кама таңнары” социаль приюты Сергей Есенин тууына 120 ел һәм Марина Цветаева тууына 123 тулуга багышланган әдәби кунак бүлмәсенә ишекләрен ачты.
Педагоглар танып белү программасы әзерләгән иде. Алар балаларга шагыйрьләр тормышы һәм иҗаты турында презентацияләр күрсәтте, шигырьләрен укыды, романслар һәм җырлар тыңларга тәкъдим итте.