“Веста” үзәге психология белгечләре хатын кызлар белән тренинг үткәрде

2015 елның 9 октябре, җомга

Шушы көннәрдә Түбән Каманың "Веста" гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге психологлары Наталья Емельянова һәм Гүзәл Гыйльманова гаиләләрдә микроклиматны яхшырту максаты белән “Гаилә бәхете рецептлары” дип исемләнгән чара уздырды.

Үзәк белгечләре "Минем гаиләмә хат" методикасы ярдәме белән диогностика үтәрделәр. Тикшерү нәтиҗәләре кайбер гаиләләрдә проблемалар барлыгын ачыклады. Дәрес эчке ресурсларны активлаштыруга юнәлтелгән тренинг күнегүләр белән дәвам итте.

Очрашу ахырында катнашучыларга “Ярдәмгә классик музыка” белешмәләре таратылды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International