Бүген Дәрвишләр бистәсенең акылы зәгыйфь балалар өчен интернат-йорты базасында "Могҗиза ышанам" дип исемләнгән бәйрәм үткәрелде. Чарада ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Юлия Абдреева, шулай ук интернат-йортка хәйрия ярдәм күрсәтүче эре оешмалар һәм предприятиеләр җитәкчеләре катнашты.
Әлеге чараның максаты – интернат-йорт эшчәнлегенә волонтерлар һәм ярдәм күрчәтүчеләрне җәлеп итү, монда тәрбияләнүче балаларга тернәкләндерүдә ярдәм итердәй мөмкинчелекләр тудыру.