Бүген Балтачның «Наз» халыкка комплекслы хезмәт курсәтү үзәгендә социаль һәм медицина хезмәткәрләре өчен уку оештырылды.
Социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алсу Гатиятуллина яңа 176 Федераль закон буенча мәгълүмәт бирде. Өйгә барып социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсенең медицина хезмәткәре Альбина Гарифуллина йогышлы авыруларга каршы керәшү чаралары белән таныштырды. “Наз” үзәге директоры урынбасары Фәния Йосыпова эш урынында куркынычсызлык чаралары турында сөйләде.
Гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе мөдире Ләйлә Низамиева үз-үзенә кул салу проблемасына тукталып китте. Өлкәннәр декадасы уңаеннан социаль караудагы кешеләргә бүләкләр һәм чәй эчүләр оештырылды.