Бүген Чүпрәле районының халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә чираттагы вакантлы эш урыннары мини-ярминкәсе узды.
Чарада 7 оешма вакилләре катнашты. 50 катнашучыга 19 вакансия тәкъдим ителде, шуларның 3се өлкән гражданнар.
Ярминкә барышында гражданнарга хезмәт базары халәте хакында мәгълүмат алырга, вакансияләр банкы белән танышырга, эшкә урнашу турында турыдан туры эш бирүченең үзе белән сөйләшергә мөмкин иде.