Татарстанда ике эре предприятие хезмәт хаклары буенча 26,2 млн. сумнан артык бурычларын кайтарды

2015 елның 8 октябре, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы хезмәткәрләрнең хокукларын саклау, вакытында һәм тулысынча аларга хезмәт хакы түләү буенча эшчәнлеген дәвам итә.

Соңгы бер ай барышында хезмәт хакы түләү буенча башкарылган эш нәтиҗәләренә караганда, республикада ике эре предприятие хезмәткәрләре алдында бурычларын түләнгән. Алар төзелеш өлкәсендә эш итүче Казан шәһәренең ҖЧҖ "КамГэсСтрой" һәм Түбән Кама районының ҖЧҖ "КамГэсСтрой" оешмалары. Шулай итеп, бу ике оешма 299 хезмәткәрләренә бурычыларын кайтарып, 26,2 млн. сум акча түләгән.

Татарстан Рспубликасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы хезмәткәрләрнең хокукларын саклау, вакытында һәм тулысынча аларга хезмәт хакы түләү буенча эшчәнлеген дәвам итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International